Очрашуда сүз хәләл индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.
Камил хәзрәт кунакка Россия Ислам университетында Татарстан хәләл өлкәсе белгечләренә тәҗрибә уртаклашып семинар уздырган өчен рәхмәтен белдерде.
Марат Серсенбаев, үз чиратында, Татарстанның мөһим төбәк булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә Татарстанда ул хәләл сертификациясе буенча беренче белемнәрен дә туплаган дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.