
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Иордания университеты мөгаллимнәре белән очрашты. Камил хәзрәт Әһл әл-Бәйт университетының фикһ һәм аның нигезләрен укытучы, доктор Әхмәт Ясин Әл-Крәлне һәм диндәге чагыштырулар, бүгенге заман сораулары буенча мөгаллим, доктор Мөхәммәд Габдел Хәмит Әл-Хатыйбны республикада алып барылган дини эшләр белән таныштырды. Нәзарәт турында фильм күрсәтелде, татар дин галимнәре китаплары тәкъдим ителде.
Сөйләшүдә дини мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелде һәм алга таба хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу килешенде дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.