
Кичә Казандагы «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов АКШ илчелеге вәкилләре –беренче сәркатиб Питер Андреоли һәм икенче сәркатиб Юлий Гроблакер белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Президентының эчке мәсьәләләр буенча дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин катнашты.
Кунакларны динара килешүнең Татарстан моделе кызыксындырды, бу хакта аларга Илдар хәзрәт Баязитов тәфсилләп сөйләде. Илдар хәзрәтнең билгеләп узуынча, җайга салынган гореф-гадәтләр һәм Татарстан җитәкчелегенең акыллы сәясәте нәтиҗәсендә, бүгенге көндә конфессияара мөнәсәбәтләр дә көйләнде.
“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан епархиясе белән бергәләп, төрле чаралар уздыра, социаль һәм яшьләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелә”,-дип билгеләп узды Илдар хәзрәт.
Илдар хәзрәт шулай ук мөфтиятнең эшчәнлеге һәм традицион ислам, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча ТҖ МДНнең башкарган проектлары турында сөйләде.
“Бүген ТҖ МДН татар илаһият белгечләренең хезмәтләрен хәзерге телгә күчереп, аларны торгызуга үзеннән көч кертә. Шул рәвешле, без галимнәребез һәм бабаларыбызның исламны аңлауларын тернәкләндерәбез”,-диде мөфти урынбасары.
Аннары кунаклар “Кол Шәриф” мәчете каршындагы Ислам мәдәнияте музеен карадылар. Биредә алар татарларның Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүләре тарихы белән таныштылар, дип хәбәр итте ТҖ МДН матбугат хезмәте.