
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач белән очрашты. Мөхтәрәм кунак Камил хәзрәтне Корбан бәйрәме белән котлады.
Төркия консулы мөфтияткә, бәйрәм уңаеннан, берничә дистә Луи Брайль шрифты белән язылган махсус Коръән бүләк итте. Якын арада әлеге Изге китаплар Татарстандагы күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү һәм начар күрүчеләр үзәкләренә таратылачак.
Камил хәзрәт һәм Турхан Дилмач алга таба да хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте