
Камил хәзрәт Татарстанда исламның үсеше турында сөйләде, татар халкының дини традицияләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте эше белән таныштырды.
Шулай ук Татарстан мөфтие хөрмәт йөзеннән, Рәисә Атамбаевага истәлекле бүләк һәм "Хузур” нәшрият йорты бастырган китапларны бүләк итте, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.