ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ РАМАЗАН АЕ БАШЛАНУ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!

БӘЙЛЕ
2015 Июн 18

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!

Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.

Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 нче аять).

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хәдисендә язылган. “Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик Минем өчен генә. Аның савабын да Мин бирермен», – дип әмер итте”.

Без Рамазан дәвамында уразалар тотып, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылабыз. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншә Аллаһ. Раббыбыз, догаларыбызны кабуллардан кылса иде!

Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кисәтә: “Кем рамазанда алдауны һәм ялган шаһитлык итүне дәвам итә – юкка ризыктан һәм судан тыелып тора”. Рамазан ул – начар гамәлләрдән котылу, холкыбызны яхшырту һәм авыр гөнаһлардан арыну өчен мөмкинлек. Тагын бер хәдис шул хакта ачык аңлатып бирә: “Ашау-эчүдән тыелу гына ураза тоту түгел. Бәлки яман сүздән, әшәке нәфестән тыелу – чын ураза. Әгәр бер кеше сине сүксә, син әйт: “Мин - руза”, -диген”. Хәтта яман сүз әйтсәләр дә, яман сүз белән җавап кайтарма.

Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьләп тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Алла боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе