
Кырымда булганда, Камил хәзрәт кырымтатар халкының аксакаллары Советы һәм аның рәисе Дилшад Ильяс Шәех-Задә белән очрашты.
"Безнең динебез, телләребез уртак, мәдәниятебез якын, һәм шуңа күрә сез һәрвакыт Татарстанда ярдәмгә өметләнә аласыз”, - дип билгеләде мөфти очрашу барышында.
Соңыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе хаҗи Әмирали Аблаев резиденциясендә булды, дини оешманың эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда шулай ук Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров булды.
ТР мөфтие алар белән әңгәмә барышында билгеләп үткәнчә, ул Кырымдагы дин кардәшләре өчен бик борчыла, ә барлык мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү мөһим.
Ул Кырым мөселманнары лидерын һәм Кырыматар мәҗлесе рәисен Татарстанда булырга һәм республикада ислам үсеше белән танышырга, һәм быел Изге Болгар җыенында катнашырга чакырды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырымтатар җәмгыяте лидерлары белән очрашуда мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Ул кырымтатар студентларын Казан мәдрәсәләрендә һәм Россия ислам институтында белем алырга чакырды. Хөрмәт йөзеннән, ТР мөфтие хаҗи Әмирали Аблаевка һәм Рефат Чубаровка "Хузур” нәшрият йорты чыгарган китапларны һәм Казанда бастырылган "Казан басмасы” Коръәнен тапшырды.
Симферопольгә визиты кысаларында мөфти журналистлар белән аралашты. Әңгәмә барышында ул Татарстандагы вазгыять турында сөйләде. Сәмигуллин кырымтатар халкына мөрәҗәгать итеп, сәяси каршылыкны диниара һәм милләтара дәрәҗәгә үстермәскә өндәде.
"Безнең җәмгыятьтә нинди генә сәяси фикер каршылыклары булмасын, без һәрвакыт атлап чыгарга ярамаган чикне истә тотарга тиеш. Без кешелек тормышы сагында торырга һәм каршылыкларыбызны тыныч һәм дипломатия юлы белән хәл итәргә тиеш”, - дип белдерде Кырым телевидениесендә чыгыш ясаган Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин.
Чыганак: "Татар-информ"