
Рамазанның соңгы ун көнендә, 7 июльдән алып 17 июльгә кадәр, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта тора. 7 июльдә тәравих намазыннан соң ул игътикяфка керде. 17 июльдә исә, Алла боерса, Ураза бәйрәме намазын үткәрәчәк.
Камил хәзрәтнең Рамазан аенда игътикяфка керүе беренче мәртәбә түгел. Узган ел да рамазанның соңгы көннәрен ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырган иде.
Игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кылучы кеше турында Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Игътикяф гөнаһларны тоткарлар (иясен барлык гөнаһлардан саклар) һәм барлык яхшылыкларны да кылган кебек аңа (игътикяф кылучыга) саваплар язылыр» (Ибн Мәҗа, «Сыйам», 67).
«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата. Шәригатьчә игътикяф - бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй - мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.
Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Дини китапларда язылган: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе», - дип аңларга кирәк. Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр диелә Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.