Татарстан күрмәүчеләре оешмасы белән «Ярдәм» фонды арасында килешү төзелде

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчете чатырында Татарстан күрмәүчеләре оешмасы вәкилләре белән бу гыйбадәтханә җитәкчеләре, мәхәллә халкы өчен корбан мәҗлесе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 29

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчете чатырында Татарстан күрмәүчеләре оешмасы вәкилләре белән бу гыйбадәтханә җитәкчеләре, мәхәллә халкы өчен корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда Бөтенроссия күрмәүчеләре оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Владимир Федорин, Казан бүлекчәсе рәисе Николай Колесников, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, мөфти урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» Ислами милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләре һәм мәхәллә халкы катнашты.

Мәҗлесне күркәм төстә алып баручы Гамил Нур башта сүзне Илдар хәзрәт Баязитовка бирде. Илдар хәзрәт мәртәбәле кунакларны һәм мәхәллә халкын әле яңарак кына узып киткән изге Корбан бәйрәме белән котлады, мөселманнарга һәм мөселман булмаганнарга эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр теләде. Аннары Илдар хәзрәт әле бүген биредә тагын бер күркәм вакыйганың булачагын бәян кылды: чатырда Татарстан күрмәүчеләре оешмасы вәкилләре белән «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре арасында килешү төзеләчәк икән.

Аннары сүз күрмәүчеләрнең Татарстан бүлеге һәм Казан бүлекчәсе җитәкчеләре Владимир Федорин белән Николай Колесниковка бирелде. Бу әфәнделәр күрмәүчеләр оешмасы белән «Ярдәм» Ислами милли хәйрия фонды хезмәткәрләре арасындагы хезмәттәшлекнең инде алар «Сөләйман» мәчетендә эшләгән чорлардан ук килүен әйтеп уздылар.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров биредәге халыкны Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән Корбан бәйрәме илә котлады. Рөстәм хәзрәтнең сөйләвенчә, Корбан бәйрәменең тарихы Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләр яшәгән чорларга ук барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәлам бер ир бала сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Аның догасы кабул була. Хатыны Хаҗәр Исмәгыйль исемле ир баланы дөньяга китерә. Тик ир бала үскәч, аны Ибраһим пәйгамбәр корбан итеп чалырга тиеш була. Менә ул көн килеп җитә. Тик пычак Исмәгыйльнең муенын кисми. Шул рәвешле, Аллаһы Тәгалә кеше каны коелуга ирек куймый. Раббыбыз Ибраһим пәйгамбәргә корбан итеп сарык тәкәсен җибәрә. Менә шул вакытлардан бирле корбан гаете бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлый.

Буа районында яшәп иҗат итүче шагыйрә, инвалид Лилия Сәлахетдинова әлеге мәҗлескә үзенең әнисе Фәһимә ханым белән килгән. Фәһимә ханым бүген “Ярдәм” мәчете чатырына җыелган халыкны узып киткән Корбан бәйрәме белән тәбрик итте һәм үзенең кызына, башка мөселманнарга Коръәнне укырга өйрәткәннәре өчен бу гыйбадәтханә хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләрен белдерде.

Аягы авырта дип тормаган, әлеге мәҗлескә Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина да килгән иде. Ул шулай ук мондагы халыкны Корбан бәйрәме белән котлады.

Бераз күрүче Камәрия Тарасовага сүз бирелгәч, ул “Сөләйман” мәчетендә үзенә беренче дини дәрес биргән Мәликә ханым Гыйльметдиновага олуг рәхмәтләрен ирештерде. Аннары Камәрия ханым бүгенге көндә Бельгиядән килеп белем алучы Гыймран Чебугаевка, Таҗикстанда туып-үскән Иркен Тураевка, Башкортстан вәкиле Салават Гыйлаевка һәм башкаларга сүз бирде. Иркен Тураев Казанга килгәнче Брайль системасындагы Коръәнне укый белмәгән, хәзерге вакытта мөгаллимәләр Роза ханым Мортазина белән Суфия Воровьева ярдәме белән 5 җүзне яттан белә икән. Башкалар да “Ярдәм” мәчетендәге укулар хакында үз фикерләрен җиткерделәр.

Ахырдан Татарстан күрмәүчеләре оешмасы вәкилләре белән “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Килешүгә Владимир Федорин белән Илһам Исмәгыйлев кул куйды.

Корбан мәҗлесе җырчы Илназ Гыйлаҗевның моңлы җырлары белән бергә үрелеп барды. 

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе