Татарстан дин әһелләренең чираттагы пленум утырышы булды

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 04

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты. Пленум утырышы быел икенче мәртәбә уздырылды. Аның беренчесе Болгарда, Мәүлид бәйрәме көнне, 3 гыйнварда, үткәрелгән иде.

Җыелышта дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Төп сорауларның берсе буларак, Голәмәләр шурасы составы каралды. Мөфти Камил хәзрәт: “Башка илләрдәге Голәмәләр шураларының фәтвә чыгару юнәлешендәге тәҗрибәсе безгә эшчәнлекне тагы да көчәйтү кирәклеге турында сөйли”, – дип ассызыклады. Алга таба Голәмәләр шурасы эшчәнлеген үзгәртү күз алдында тотыла. Көн дәвамында сорауларны җыеп, адреслы җавап әзерләп җибәрүне оештыру ниятләнелә. Катлаулы сорауларны исә Голәмәләр шурасы әгъзалары үзләренең җыелышларында тикшерәчәк. Халык белән элемтәне тагын да арттыру максатыннан darulifta.tatar сайты эшләячәк. Биредә гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлелеген дә арттырыр, дип көтелә.

Утырышта шулай ук, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның, “Зәкят” фонды җитәкчесе Ренат Вәлиуллинның, ТР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фикер һәм исламны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Сәет-Дамир Шаһәвиевның чыгышлары тыңланды.

Рөстәм хәзрәт Батыр нәзарәт тарафыннан үткәрелүче татар шамаилләре конкурсы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин исә, Татарстан мөфтияте тарафыннан яшь имамнарга матди ярдәм күрсәтү һәм авыл җирлегендәге мәчетләрне имамнар белән тәэмин итүне арттыру максатыннан, грантлар бирелү турында сөйләде. Сәет-Дамир Шәһәвиев Ә.Максудиның “Мөгаллим сәни”китабының яңартып бастырылган вариантлары хакында аңлатты. “Зәкят” фонды җитәкчесе Ринат әфәнде исә мөселманнарга зәкят чыгаруга ярдәм итү хакында сөйләде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе