Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иранның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернажад Шаян белән очрашты, ул үзенең Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 26

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернажад Шаян белән очрашты, ул үзенең Татарстандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы 2007 елда ачылды, ә Рәсүл Багернажад Шаян дипломатик вәкиллекне 2011 елның мартыннан җитәкләде.

Очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шаян әфәндегә милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

"Әлеге еллар эчендә Татарстан белән Иран арасында рәсми, мәдәни, эшлекле, спорт делегацияләре белән алмашу активлашты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Парламентара элемтәләр ныгыды. Ә соңгы вакытта сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр пәйда булды".

Шаян әфәнденең шәхси дипломатик сыйфатларын югары бәяләп, Татарстан парламенты башлыгы аңа киләчәк тормышында һәм эшендә уңышлар теләде.

Рәсүл Багернежад Шаян, үз чиратында, Дәүләт Советы Рәисенә Иранның Казандагы Генераль консуллыгының мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге элемтәне үстерү эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Казан дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе санала, минем өчен ул икенче йортым булды, - дип белдерде Иран дипломаты. - Татарстан уңышларында без халыкның һәм республика җитәкчелегенең олы хезмәтен күрәбез. Татарстанның Россия Федерациясендәге абруен истә тотып, илләр арасындагы бөтен өлкәләрдә, бигрәк тә икътисад һәм туристлык тармагындагы хезмәттәшлекне активлаштыруга ярдәм итүегезне өметләнеп калабыз".

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе