Татар конгрессы Россиянең телләр канунына тәнкыйть белдерә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышында кабул ителгән белдерүдә...

БӘЙЛЕ
2013 Сен 26
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышында кабул ителгән белдерүдә "Россия халыклары телләре турындагы канун”га кертеләчәк үзгәрешләр Россия Конституциясенә каршы килүе әйтелә. Башкортстанда хәл тагын да катлаулырак.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышында берничә мәсьәлә каралды. Шуларның берсе Россиядә алып барылган тел сәясәтенә кагылышлы мәсьәлә, аерым алганда, "Россия халыклары телләре турындагы канунга” үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм бу уңайдан башкарма комитетның белдерүе кабул ителгән. Бюро әгъзасы, галим Дамир Исхаковның әйтүенчә, аның төп эчтәлегендә әлеге канунның Россия Конституциясенә туры килмәве турында сүзләр әйтелгән.

"Яңа кабул ителгән канунга өстәмәләр нигезендә хәзер урыс телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә урысларның туган теле буларак та укыту каралган. Хәл шул килеш калса бу урыс телен күбрәк укуга китерәчәк. Ягъни урыс теле төбәкләрдә, республикаларда беренчедән дәүләт теле, ә икенчедән урысларның туган телләре буларак та укытылырга тиеш булачак. Моны бары республиканың икенче - җирле халыкның телен, безнең шартларда татар телен укытуны кыскарту юлы белән генә ирешеп була. Шуны ассызыклап без моның конституцион түгеллеген исбатлаган һәм шуңа басым ясаган белдерү кабул иттек”, ди ул.

Хәзер бюро утырышында яңгыраган фикерләр Россия төбәкләрендәге татар оешмаларына җибәреләчәк. Алар шулай ук үз исеменнән Россия президентына һәм Думага хатлар юллаячаклар.

Исхаков фикеренчә, Мәскәүдә бу белдерүгә игътибар итмичә булдыра алмаслар, чөнки бу канунның төп кимчелеге - ул Россия Конституциясенә каршы чыгуы.

"Конституциядә дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш дигән сүзләр бар. Татарстан бу мәсьәләдә Россия Конституция мәхкәмәсе аша үтте һәм бездә ике телне тигез дәрәҗәдә укыту конституциягә туры килә дигән карар чыгарылды. Хәзер инде без конституцион нормаларны бозарга тиеш булачакбыз, чөнки телләр тигез укытылмаячак”, - ди ул.

Күп очракта милли белем бирү мәсьәләсенә килгәндә Башкортстан да федераль үзәккә үз тәкъдимнәрен җибәрә иде. Әмма телләр турындагы канунга килгәндә бу икеле, чөнки анда хәл катлаулырак.

"Анда төп телләр өчәү булгач башкорт телен укыту элек тә катлаулы иде, хәзер тагын да катлаулырак булачак. Аннары Башкортстанның хәзерге президенты Рөстәм Хәмитовның башкорт телен укытканда ата-аналарның фикерләрен искә алырга тиешбез дигән сүзләре дә әйтелде. Шуңа күрә монда Башкортстаннан Татарстандагы кебек үк документ китмәс дип уйлыйм. Тагын шунысы бар, Татарстанның сәяси җитәкчеләре хәзергә Татарстан парламенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бер фикердә торалар дип уйлыйм. Безнең арада аермалыклар юк, ә Башкортстанда бу бар”, - ди Исхаков.

Ул Татарстандагы урыс милләтчеләре шушындый канун кабул итү өчен Мәскәүдән алдан ук кычкырттылар дип саный.

"Бу шуңа хәзерлек эше генә иде. Әмма минем күзәтүләремчә, Татарстан шартларында ул линияне яклаучылар күп түгел. Урысларның күпчелеге телләрне тигез укыту яклы булырлар дип уйлыйм”, - ди Исхаков.

Узган атнада Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында да "Россия халыкларының теләре турындагы канунга" үзгәрешләр бертавыштан кире кагылды. Әлеге комитет җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу үзгәрешләр Россия Конституциясенә һәм моңа кадәр эшләп килгән каннуннарга каршы килә, аны әзерләүчеләр милли телләрне куллану даирәсен киметү максаты куйган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе