Һәр сишәмбе — 18.00-21.30 сәгатьләрендә» Фикер» милли бәхәс клубы кичәләре. Татар халкының төрле танылган шәхесләре белән очрашулар: милләт, дин, сәясәт, мәдәният, театр, тарих, фән һ.б.
Һәр пәнҗешәмбе 18.00-21.30 сәгатьләрендә : ТАТАР КАРАОКЕ КЛУБЫ кичәләре. Бу вакытта яраткан җырларны, зур экранда карап һәм тыңлап, чәйләр эчеп, танышып, бергә җырлап утырырга була!
Һәр җомга: 18.00-21.30 сәгатьләрендә ТАТАР КИНОКЛУБЫ. Татар кинолары, нәфис һәм документаль, мультфильмнар карарга мөмкин.
«Моннан тыш: яңа дини проект ачырга җыенабыз, атна саен Камал театрына йөрибез, боулингка, шугалакка һ.б.
Безнең хәбәрләребез артыннан карап торыгыз! Без яңа көч һәм дәрт белән башлыйбыз, Иншә Аллаһ!» - диде Наил Нәбиуллин.
Чыганак: "Татар заманы"