“ТАТАР ДИНИ МИРАСЫ” ФӘННИ ЭШЛӘР КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Бүген Россия ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “2015 ел – Татар дин галимнәре елы” кысаларында оештырылган “Татар дини мирасы” фәнни эшләр конкурсына йомгак ясалды.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 02

Бүген Россия ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “2015 ел – Татар дин галимнәре елы” кысаларында оештырылган “Татар дини мирасы” фәнни эшләр конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс югары сыйныф укучылары, дини белем бирүче уку йортлары шәкертләре, дөньяви белем бирүче урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелде. Яшьләрне татар дин әһелләре мирасына, аларның хезмәтләрен өйрәнүгә җәлеп итү, районнардагы татар дин әһелләре мирасын барлау, яшьләрдә ватанпәрварлык, толерантлык кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Конкурсны ТР МДНнең яшьләр бүлеге РИУ белән берлектә оештырды. Барлыгы 23 эш кабул ителеп, аларны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РИУның теология факультеты деканы Роберт хәзрәт Шәнгәрәев, фәнни эшләр буенча проректор Рафис Закиров, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова  бәяләде.


Тәкъдим ителгән эшләр өч номинациядә (реферат, мәкалә, презентация) каралды.

Җиңүчеләр түбәндәгеләр:

Диана Чекменова – 1 урын, мәкалә

Элина Гыйлманшина - 2 урын, мәкалә

Арсланова Нәзилә - 3 урын, мәкалә

Ләйсан Абдрахманова – 1 урын, реферат

Анжела Әхмәтшина - 2 урын, реферат

Алмаз Заһидуллин - 3 урын, реферат

Алина Асылгәрәева – 1 урын, презентация

Зөлфия Җунаева – 2 урын, презентация

Шәрипова Фәйрүзә – 3 урын, презентация

Приз жюри – Строкова Римма.


Татарстан Республикасы Диния нәзарәте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе