Тарихи вакыйга

Бүген, 9 ноябрьдә – изге җомга көнендә Казанда яшәүче күзләре күрмәүчеләр өчен тарихи бер вакыйга булды.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 09
Бүген, 9 ноябрьдә – изге җомга көнендә Казанда яшәүче күзләре күрмәүчеләр өчен тарихи бер вакыйга булды: башкалабыздагы "Рәйхан” хәләл кафесында әзерләнүче йөздән артык ризык турындагы мәгълүмат Брайль хәрефләре белән басылып чыкты.


Сукырларга дип махсус нәшер ителгән китапны "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды каршындагы Күзләре күрмәүчеләрнең "Нур” нәшрияте үзәге директоры Илгизәр хаҗи Хәмидуллин "Сөләйман” мәчетенә алып килде.


"Күзләре күрмәүчеләр өчен бик зарури китап иде ул. Һәр кеше мөстәкыйльлеккә омтыла бит. Сукырларның мөстәкыйльлеккә ирешүенә бер адым дигән сүз ул. Шуңа күрә без аны хезмәттәшем Равил Латыйпов белән тиз арада эшләп бастырдык”,-диде бу уңайдан Илгизәр хаҗи.

 
"Сөләйман” мәчете имамы, күзләре күрмәүчеләрне компьютер гыйлеменә өйрәтүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев (сез аны рәсемдә дә күрәсез) әлеге менюны кулына алу белән үк укырга кереште һәм аңа тиешле бәһасен дә бирде. "Мин "Рәйхан” кафесына кергәлим. Брайльчә меню булгач, хәзер инде башкаларның ярдәменә мохтаҗ булмыйсың, үзеңә кирәкле ризыкны сайлап аласың. Тик моның өчен күзләре күрмәүче кешегә Брайль системасын белү мәҗбүри”,-диде Фәнис хәзрәт.

 
"Брайль хәрефләре белән басылып чыккан меню – тарихи вакыйга дип бәяләнергә хаклыдыр. Мондый төр меню Казанда һәм Татарстанда гына түгел, бөтен БДБ илләрендә беренче тапкыр дөнья күрде дисәм дә ялгышмыймдыр”,-дип үзенең фикерен белдерде әлеге хәлгә "Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.


Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе