Казан өстендәге азан нигә юк булды?

Ул пәрдә бар иде. Иртәнге азан әйтелгәндә, бу зәңгәрсу пәрдә Казан өстендә әкрен генә дулкынланып, тибрәлеп тора иде.

БӘЙЛЕ
2015 Май 22

Ул пәрдә бар иде. Иртәнге азан әйтелгәндә, бу зәңгәрсу пәрдә Казан өстендә әкрен генә дулкынланып, тибрәлеп тора иде. Үземнең дә аны күзәткәнем булды. Хәзер тибрәлми дә, юк та ул. Кая китте алсулык белән өртелгән зәңгәрсу күк пәрдәсе? Өстебездә иртәнге азан булмау безне хафага сала бит. Ул безне саклап тора иде.

Хәзер үзегех дә сизәсездер, афәт җилләре ешрак исә башлады. Үзегезгә мәгълүм фаҗигале үлем-китемнәр сагалап кына тора. “Адмирал” сәүдә үзәгенең януы да, анда кешеләрнең янып үлүе дә, хәбәрсез югалучыларның булуы да йөрәкләргә шом сала. Юл хәрәкәтендәге хәвефләр, бәрелүләр беребезне дә битараф калдырмый.

Әйткәнемчә, таң атканда әйтелүче азан бетте. Бу бик уйландыра торган хафа.
Идел Болгарстанында исламны рәсми рәвештә кабул итүне (21 май) тәбрикләп, Президентыбыз халыкны котлады. Бер меңнән арткан еллар эчендә Идел Болгарстанында иртәнге азан яңгыраудан туктатылмаган. Шуңа күрә дә ул безнең көннәргәчә сакланып, килеп җиткән. Казан дигән атамабыз да азанга яңгырашлы бит, җәмәгать. Әйе, күгебезне өстебездәге азан саклап тора иде бит.

Ни кызганыч, бүгенге көндә азанны саклау пәрдәсе ертылды, юкка чыкты. Шулай да азан безләрне төрле бәла-казалардан саклап килә иде.
Таң атканда яңгыраучы азанны яңартырга кирәклеге акыллы булганнарга көн кебек ачык. Мин моны борынгыларның васыяти хикмәте, дип беләм. Алдагы көннәрдә таңның зәңгәрсу пәрдәсе кайтарылса иде азан әйтелү белән. Шуңа күрә дә Казан күген галимнәр серле дә, хикмәтле дә диләр. Раббыбыз белүчедер!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе