
2-8 апрельдә Төркиянең Искешәһәрендә "Казанның алдынгы галимнәре" дип аталган халыкара симпозиумы үткәрелә. Ул "Искешәһәр- 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дип аталган чара кысаларында оештырылган.
Әлеге халыкара җыенда төрки дөньяның танылган галимнәре, дин әһелләре катнашыр дип көтелә. Симпозиумда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров та катнаша. Руслан хәзрәт "Россия өммәтенең бүгенге заман проблемалары контекстында Муса Бигиевның "Китаб әс-Сөннә" хезмәтенең әһәмияте" дигән темага чыгыш ясаячак дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.