Төркия-Татарстан: Миңнеханов сәфәрдә, Тукайга һәйкәл, сәүдә итү

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визиты белән Төркия Республикасына сәфәр кыла. Визит ясау барышында Татарстан башлыгы Әнкарада булды, Истанбулда Габдулла Тукайга һәйкәл ачу каралган.

БӘЙЛЕ
2012 Май 30
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визиты белән Төркия Республикасына сәфәр кыла. Визит ясау барышында Татарстан башлыгы Әнкарада булды, Истанбулда Габдулла Тукайга һәйкәл ачу каралган.

Татарстан делегациясе составына ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Дәүоәт Советы депутаты Разил Вәлиев керә.

Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына рәсми визиты программасында Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркия Республикасының Тышкы эшләр министры белән очрашты.

Шулай ук ТР Президентының Рөстәм Миңнехановның Төркия Җөмһуриятенә эш сәфәре башланды. Иң элек ул төрек халкының милли юлбашчысы Мостафа Кемаль Ататөрек каберенә чәчәкләр куйды. Өйлә сәгатьләренә таба Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Төрек иле җитәкчесе аны бик җылы каршы алды. Алар икәүдән-икәү генә күрешкәннән соң, Абдуллаһ Гүл Рөстәм Миңнехановны аның хөрмәтенә махсус әзерләнгән өйлә ашына чакырды.

Татарстан Президентының бүгенге программасында Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу белән очрашуы да бар. Җирле вакыт белән кичке сәгать 5тә Рөстәм Миңнехановны төрки халыкларның халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙның штаб-фатирында төрки җөмһуриятләрнең Төркиядәге илчеләре катнашында зур очрашу көтә. Әлеге чарага ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек итүче иҗтимагый корылышлар, мәдәният оешмалары вәкилләре дә чакырылган. Шулай ук Әнкарәдәге җирле татарлар һәм күп санлы журналистлар да килер дип көтелә. Татарстан Илбашының килүе уңаеннан ТӨРКСОЙ эшчәнлелеген яктырткан рәсем күргәзмәсе оештырылган. Шул исәптән Татарстан җөмһурияте мәдәнияте белән бәйле күргәзмәләр дә кунакларның игътибарына әзерләнгән. Бу турыда Татарстан мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Лилия Саттарова хәбәр итә, дип яза Төркиядән Рушания Алтай.

Бүген Татарстан президенты РФның Төркиядәге илчесе белән дә күрешәчәк. Россия Илчелек вәкилләре һәм төрек министры Әхмәт Давутоглу белән бергә Рөстәм Миңнеханов Әнкарә опера һәм балет театры бинасында Татарстан сәнгать осталарының гала концертын тамаша кылачак. Төнлә белән Татарстан Президенты Истанбулга юл алачак. 31 майда төрек эшмәкәрләре һәм промышленниклары берлеге Татарстанның сәүдә- промышленность палатасы белән "Төрек-Татарстан сәүдә-инвестицион форумын" уздыра. Төркия белән Татарстан мебель, машина җитештерү сәүдәсен үстерергә тели.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе