ТҖ МДН электрон китапханәсенә татар галимнәре китаплары урнаштырылды

Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр”...

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 14

Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә теләгән һәркем ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе − күп томлы басмалар. “Диния нәзарәте татарларның рухи мирасын тергезү бурычын куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар, күбесенчә, инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, - ди мөфти.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе