Түбән Вартада хиҗаблы кызларны мәктәпкә ник кертмиләр?

Ислам дине әһелләре хиҗаб кигән кызларны мәктәпкә кертмәү мәсьәләсен шәһәрнең мәгариф идарәсе белән генә хәл итә алмагач, губернаторга язарга мәҗбүр булган.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 24
Ислам дине әһелләре хиҗаб кигән кызларны мәктәпкә кертмәү мәсьәләсен шәһәрнең мәгариф идарәсе белән генә хәл итә алмагач, губернаторга язарга мәҗбүр булган.

Ханты-Манси автономиясенә кергән Түбән Варта шәһәрендә яшәүче Таһирә һәм Айгунга хиҗаб киеп укырга йөрүләрен тыйганнар. Алар шәһәрнең 15 нче мәктәбендә белем ала. Таһирә - 11 нче, ә Айгун 6 нчы сыйныфта укый.

"Правозащита” сәхифәсе хәбәр итүенчә, аларны 2012 елның гыйнвар аеннан мәктәпкә кертми башлаганнар. Кызлар инде икенче чирек укырга йөрми. Әти-әниләре мәктәп мөдиреннән язма рәвештә: "Нигә хиҗаб кигән килеш укырга йөрергә ярамый башлады соң?”- дип сораган булган. Директор: "Яңа елдан соң мәктәп низамнамәсе үзгәрде, шуңа күрә хиҗаб белән мәктәпкә килергә ярамый”, - дип җавап биргән.

​​15 нче мәктәп мөдире Зинаида Ковригина "Азатлык" радиосына, сүз бөтенләй хиҗаб турында бармый, укучыларның эчке кагыйдәләрне үтәве турында бара, дип аңлаткан. "Бу кагыйдәләр 2009 елда кабул ителде һәм мәктәп идарәсе шурасы белән килешенде. Бу кагыйдәләр нигезендә, киемнең нинди булуы билгеләнә. Эшлекле кием кию таләпләре куелганда, бүтән төрле баш киемен кию тыела”, - диде Ковригина.

Мәктәп мөдире кызлар дәресләргә йөрми дигән сүз дөреслеккә туры килми, ди. Хәзер кызларга мәктәпкә хиҗаб киеп барырга ярамаганлыгы турында аңлатуларын да әйтте.

Губернатор әлегә җавап бирмәгән

Таһирә һәм Айгунның әти-әниләре 20 еллап Түбән Вартада яши. Алар чыгышлары белән Кавказдан, ди шәһәрнең имам хатыйбы Марат хәзрәт Гыйльфанов. Кызлар Түбән Вартада туган. Таһирә белән Айгунга мәктәптә хиҗаб киюны тыйгач, Марат хәзрәт шәһәрнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән булган, мәсьәлә уңай якка чишелмәгән. Аннан ул шәһәр хакимияте белән сөйләшеп карамакчы булган, әмма барып чыкмаган.

"Кызларга хиҗап кияргә рөхсәт итмәгәч, мин шәһәр хакимиятендә эшләүче түрәләр белән очрашып карадым, әмма уртак тел таба алмадык. Аннары кызларның әти-әниләре төбәк губернаторы Наталья Комаровага хат язды, әлегә җавап килмәде”, - ди Марат хәзрәт.

Мәгариф департаменты башлыгының кабул итү бүлмәсеннән "Азатлык" радиосына, ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, аңлатмалар булмаячагына ишарәләп: "Түрәбез ялда, аның вазыйфаларын башкаручы Наталья Морозованың сезнең белән сөйләшергә вакыты булмас, бүген ул монда юк, иртәгә дә һәр минуты язылган”, - дип әйттеләр.

Марат хәзрәт Гыйльфанов элегрәк тә шәһәрдәге кайбер мәктәпләрдә кызларның хиҗаб киюләрен тыярга тырышу очракларының булганын әйтә. Мәктәп мөдирләре белән очрашып сөйләшкәч, барысы да уңай хәл ителә иде, ди ул.

Төбәк җитәкчелегенең мөселманнарга мөнәсәбәте суына

Ханты-Манси автономиясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәк татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Таһир хәзрәт Саматов та мондый хәлләрнең Сургутта һәм башка шәһәрләрдә дә булгалап торуын әйтә. Моңа кадәр сөйләшүләр юлы белән чишелә торган булган ул. Саматов Түбән Вартадагы соңгы хәл белән таныш. Алар да, Диния нәзарәте һәм мохтарият исеменнән, әлеге мәсьәләне уңай хәл итү үтенече белән, төбәкнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткәннәр.

​​"Түбән Вартада әлеге мәсьәләгә кискен килгәннәр, мин кызларны хәтта мәктәптән дә чыгарганнар икән, дип тә ишеттем. Канун нигезендә, мәктәп җитәкчелегенең таләбе дөрес түгел. Без аны хәл итәргә тырышачакбыз, Аллаһы боерса”, - диде Таһир хәзрәт.

Соңгы вакытларда Саматов Ханты-Манси автономиясе хакимиятенең мөселманнарга салкын мөнәсәбәттә икәнлеге сизелеп торуын да әйтә.

Сургутның үзендә дә балалар соңгы вакытта дингә нык тартыла башлады, ди хәзрәт. Ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен унлап төркем ачканнар. Шулай ук өч катлы мәдрәсә төзеп, анда да белем бирүне җайлап җибәрергә ниятлиләр. Әмма җитәкчелек аларның эшләрен хупламаган.

"Ханты-Манси, Ямал-Ненец һәм башка төбәкләргә руханилар әзерләү өчен мәдрәсә ачып җибәрергә уйлаган идек, әмма акчабыз юк. Мин төбәкнең яңа губернаторы Комарова белән сөйләшкән идем, ул: "Дин дәүләттән аерылган, без христианнарга да һәм сезгә дә ярдәм күрсәтмибез. Безнең балалар бакчалары, балалар йортлары һәм мәктәпләр төзисе бар”, дип коры гына итеп әйтеп куйды”, - дип белдерде Таһир хәзрәт Саматов.
Чыганак: "Азатлык.орг"
Рәсемдә: Ижаудагы мөселман мәктәбендә укучы балалар

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе