Түбән Новгород мөфтие Гаяз Закиров: «Ярдәм» мәчетенең эшенә таң калдым

Түбән Новгород каласы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Закиров...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 09
Түбән Новгород каласы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Закиров һәм Түбән Новгород МДН активисты Илдар хәзрәт Измайлов Казанның «Ярдәм» мәчетен һәм Укыту-тернәкләндерү үзәген карадылар. "Мин "Ярдәм” мәчетенең эшенә таң калдым”,-дип белдерде аннары Гаяз хәзрәт Закиров.

Олуг кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды һәм озатып йөрде.
Түбән Новгородтан килгән мөселман кардәшләр "Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге эше белән таныштылар, күп кенә социаль проектлар хакында белделәр. Илдар Баязитов аларга мәчеттә һәм үзәктә балалар, яшүсмерләр, яшьләр, урта һәм өлкән буын белән алып барылган социаль эшчәнлек хакында сөйләде.

Гаяз хәзрәт Закиров уку классларын, Коръән өйрәнү үзәген, тавыш яздыру студиясен, радионы, компьютер классын һәм китапханәне карады. Илдар хәзрәт Баязитов аңа күрмәүчеләр үз куллары белән эшләгән сувенир бүләк итте. Бу исә Түбән Новгород мөселманнары әйдәманының күңел кылларын тибрәтте, аңа шаккаткыч тәэсир кылды.
Шулай ук Илдар хәзрәт Баязитов һәм Гаяз хәзрәт Закиров яшьләрне юлдан яздыручы ислами секталарга каршы көрәшү алымнарын тикшерделәр.

Киләчәктә Түбән Новгород МДН үз өлкәләрендәге күрмәүче мөселманнарга Казандагы "Ярдәм” уку-тернәкләндерү үзәгендә белем алу өчен булышачакларын белдерде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе