
Тикшерү, Артем Калашов очрагындагы кебек, Илгиз Заһидуллин традицион булмаган исламда торуы турында оператив мәгълүмат барлыгына күрсәтте. Шулай ук аның торагында эзләү эшләре барышында татар һәм гарәп телләрендә ислам әдәбияты табылуына басым ясады. Ул эскпертизага җибәрелгән.
Шулай ук судта шик астындагының КДУ ВМК факультетын тәмамлавы билгеле булды. Хәзерге вакытта ул эшсез.
Судта Казан һәм республика мәчетләренең мәхәллә кешеләре катнаша. Алар шик астындагыларга рухи яктан ярдәм итеп торалар. Тикшерү аларны сак астына алуларын сорый.
Нәтиҗәдә тикшерүнең соравы канәгатьләндерелмәде. Бүген Заһидуллин азат ителә.
Шулай ук бүген Казанның Яңа-Савин районы судында тикшерүнең ТР мөселман руханилары лидерларына һөҗүм итүдә шикләнеп кулга алынган тагын бер кешене - Тимур Әхмәтгалиевны сак астына алу турындагы соравы каралды.
Яңа-Савин районы суды кабат тикшерүнең соравын канәгатьләндермәде.
Билгеләп үтик, Әхмәтгалиевның адвокаты судтан чара сайлау турында сорау инде икенче тапкыр каралуын исәпкә алуларын сорады. 22 июльдә суд Тимур Әхмәтгалиевны сак астында тотуны 72 сәгатькә озайткан иде, шул вакыттан бирле җинаятькә бәйле булуын исбатлаучы өстәмә дәлилләр китерелмәде.
Ислам әдәбияты булу җинаятьләргә катнашы барлыгына дәлил була алмый, дип ассызыклады адвокат. Суд тикшерүнең соравын канәгатьләндермәде һәм Әхмәтгалиевны хәзер үк суд залыннан азат итү турында карар кабул итте.
Чыганак: "Татар-информ"