
Октябрь башында Мәккә белән Мәдинәдәге изге урыннарга хаҗ кылу өчен, Согуд Гәрабстанына төрле илләрдән 900 меңнән артык кеше килгән, дип хәбәр итә "Новости" РМА Согуд яңалыклар агентлыгына сылтама белән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, Согуд Гәрабстаны хакимияте Мәккәдәге әл-Харам мәчетендә реконструкция уздыруга да карамастан, бу узган елгы күрсәткечләрдән 7 процентка артыграк.
Быел Согуд Гәрабстаны хаҗ кылырга теләгән Россия мөселманнарына 16,4 мең урын биргән дип хәбәр итте "Татар-информ".