
30 августта Кабан күле буенда мөселманнар җыены уздырыла. Әлеге чара 15 нче мәртәбә үткәрелә. Җыенны Татарстан мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы мөселманнарны Ш.Мәрҗани урамындагы Шәкертләр мәйданы дип аталган урында нәзарәт, Казан мөхтәсибәте, «Ярдәм” мәчете белән берлектә җыя.
Татар халкының дини, тарихи, мәдәни мирасын дәгъватлаган җыенда дин әһелләре, галимнәребез чыгыш ясаячак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина әйтүенә караганда, чара республика көне уңаеннан уздырыла.
Шәкертләр мәйданында рухи - әхълакый, мәдәни кыйммәтләребезне күрсәтү максатыннан уздырылучы җыен сәгать 10.00 дә башлана дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.