Исегезгә төшерәбез: Россия җыелма командасы һәм АКШның "Колорадо Эвеланш” клубы капкачысы Семен Варламов бер кызны урлауда һәм аңа һөҗүм итүдә гаепләнә. Кайбер мәгълүматларга караганда, сүз биредә өйдә булган көчләү турында бара. Көчләнгән кызның исеме хәбәр ителми.
Колорадо штаты законы нигезендә, хоккейчыга 2 елдан 6 елга кадәр төрмә яный.
Варламов клубында бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тартканнар, чөнки мәгълүматлары җитәрлек түгел.
25 яшьлек Семен Варламов Россия җыелма командасының бер голкиперы һәм "Колорадо Эвеланш”ның төп капкачысы булып тора. Быелгы сезонда әлеге клуб Семен катнашында 8 уен үткәреп, шуның җидесендә җиңү яулап, бары берсендә генә оттырган.