Саратовта бөтен Русия мөселман балаларының беренче лагеры эшли

Саратов өлкәсе Базарлы-Караболак районында Русиянең беренче мөселман балалары лагеры эшли башлады. Сменага илнең 21 төбәгеннән 235 бала җыелды. Русиядә беренче тапкыр оештырылган әле чараның инициаторы – Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 03
Саратов өлкәсе Базарлы-Караболак районында Русиянең беренче мөселман балалары лагеры эшли башлады. Сменага илнең 21 төбәгеннән 235 бала җыелды. Русиядә беренче тапкыр оештырылган әле чараның инициаторы – Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов.

“Мөслим” лагеры базасында узган чараның ачылышында Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Саратов өлкәсе милли сәясәят министры Борис Шинчук, ООО «Саратовстройстекло»ның генераль директоры Юрий Чурсин катнашты.

Лагерь флагы күтәрелгәч, балаларны, ата-аналарны, кунакларны төркемнәр, яшәү урыннары белән таныштырдылар. Мөфти Равил Гайнетдин чыгышында лагерь оештыруның мөселманнар өчен мәгърифәтчелектә зур алга китеш булуын әйтеп узды.

Лагерь ачылышында “Тургай” ансамбле җитәкчесе Таһир Салехов Мөхәммәд пәйгамбәр турында татарча мөнәҗәт башкарды, казакъ балалары думбырада уйнады.

Балаларны , бигрәк тә, Раушан Газиев җитәкләгән “Тылсым” циркы төркеме шатландырды.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе