Самарада мөселман яшьләре форумы уздырыла

22 ноябрьдә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөселман яшьләре форумы була.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 13

22 ноябрь көнне Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөселман яшьләре форумы була.

Ул “Ислам, уңыш һәм син” темасын ачуга багышлана. Анда актив яшьләр Россиянең яшь мөселманнары каршында килеп туган мәсьәләләр хакында үзара фикер алышырга ниятли. Форумның максаты — мөселман яшьләрен иҗатка тарту, экстремистик идеяләргә каршы профилактика уздыру, ислам буенча белем бирү һәм белемлелекне популярлаштыру һ.б.

Форум эшчәнлегендә өлкәнең мөселман яшьләре, дин әһелләре, дөньяви һәм дини белем бирү учреждениеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фән эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.

Чараны Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Губернатор админитсрациясе оештыра, дип яза “Самара татарлары” сайты.

Форумда 16-40 яшьлек кешеләргә катнашырга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе