
Кичә "Kazan-Arena" стадионында футбол буенча Россия кубогының 1/8 финалы матчында Казанның «Рубин» командасы Мәскәүнең “Спартак” командасы белән очрашты. Җиңүчене билгеләү өчен командаларга 120 минут уен вакыты кирәк булды.
"Рубин" мәскәүлеләрне өстәмә рәвештә бирелгән вакытта гына җиңә алды.
Уенны карарга 27 мең 229 тамашачы килгән иде.
«Рубин» «Спартак» ны җиңде һәм футбол буенча Россия Кубогының 1/4 финалына чыкты.
Ярышларның бу өлешендә "Рубин" Мәскәү "Локомотив"ына каршы уйнаячак. Уен киләсе елның мартына билгеләнгән.
«Рубин» – «Спартак» 2:0 (0:0).
Көндәшләр капкасына тупларны Ливайя (108 нче минутта) һәм пенальтидан Азмун (120) кертте. Шул рәвешле, казанлылар сезон башында мәскәүлеләрдән 0:4 исәбенә оттырган өчен реванш алды.
Чыганак: "Татар-информ"