
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Рубин" футбол клубын оештыручылар советы утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Совет утырышында "Рубин" ФК президенты Валерий Сорокинның эштән китүе кабул ителде. Эштән китү турындагы гаризаны исә ул элегрәк биргән.
Попечительләр советы Сорокинга "Рубин" ФК президенты вазифасында башкарылган җитди эше өчен рәхмәт белдерде, аеруча финанс дисциплинасын арттыру һәм клубының финанс агымнарын үтә күренмәле итү буенча.
Валерий Сорокин тәкъдиме белән "Рубин"ның яңа президенты итеп, бертавыштан, Казан мэры Илсур Метшин сайланды. Попечительләр советы "Рубин"ның яңа президентына клубның баш тренеры Ринат Билалетдинов белән килешүне өзүне йөкләде.
Искәртеп узабыз: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 31 августта Билалетдиновка "команданың уйнау дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле", үз теләге белән отставкага китәргә тәкъдим иткән иде. Россия чемпионатының җиде туры нәтиҗәләре буенча "Рубин" турнир таблицасында арттан икенче урынны били.
Чыганак: "Татар-информ"