
Россия ислам институты декабрь аенда “Коръән – һәр йортка” дигән гадәти булмаган акция уздыра. РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, бушлай Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра. Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң, - шулкадәр яхшы, дип яза әлеге уку йорты сайты.
Хәзерге вакытта 20 дин әһеле шушы игелекле эшкә алынган, аларны чакыртып халыктан дистәдән артык мөрәҗәгать булган. Алар белән элемтәгә керү рәвеше күрсәтелгән дип хәбәр итте "Татар-информ".