Рифкат Вахитов: “Казанда Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куяр вакыт җитте”

Рәссам Рифкат Вахитов Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәдкә атлы һәйкәле проекты әзерләгән. Рәссам фикеренчә, һәйкәл Казандагы Вахитов һәйкәле урынына куелырга тиеш.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 15
Рәссам Рифкат Вахитов Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәдкә атлы һәйкәле проекты әзерләгән. Рәссам фикеренчә, һәйкәл Казандагы Вахитов һәйкәле урынына куелырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы конференция залында җәмәгатьчелек һәйкәл турында фикер алышу үткәрде. Сөйләшүдә рәссам Рифкат Вахитов, Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, Казанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдин һәм журналистлар катнашты.

Рәссам Вахитов сүзләренчә, совет чорында татар ханнарына һәйкәл кую мөмкин эш түгел иде. Хәзер Мәскәүгә ул кадәр карап тормыйбыз. – Хәзер һәйкәлнең вакыты сукты. Моңа сәяси тәвәкәллек кирәк. Бу турыда җәмәгатьчелеккә җиткерергә, Олуг Мөхәммәд һәйкәленең кирәклеге турында күбрәк сөйләргә кирәк-, диде проект авторы Рифкат Вахитов.

Рәссам Олуг Мөхәммәд һәйкәле проекты турында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә дә әйткән. Министр уйлап карарга булса, Шәймиев бер сүз дә кайтарып әйтмәгән.

- Олуг Мөхәммәд татарларның сәяси яктан иң көчле, билгеле, данлы ханы. Ул Кырым, Касыйм, Казан ханлыкларын төзүдә зур роль уйный. Аны урыс тарихчылары олылап яза. Һәрбер шәһәрдә атлы һәйкәл бар. Мисал өчен, Петербургта Петр Беренчегә, Уфада Салават Юлайга. Ә без 20 ел буена ни Сөембикәгә, ни Казанны саклаучыларга һәйкәл куя алмадык-, диде Рифкат Вахитов.

Ирек Шәрипов белдергәнчә, Олуг Мөхәммәд һәйкәле идеологик яктан каршылыклы түгел. Шуңа аны Казанда куйдыру өчен җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга кирәк.
Депутат Роберт Миңнуллин Казанда һәйкәлләр булмаса, шәһәр гади бер провинциаль үзәккә әйләнер дигән фикердә. – Әле ярый Алабуганың элекке мэры Илшат Гафуров Болгар ханына атлы һәйкәл куйды. Беркемнән дә куркып тормады, шәһәрнең 1000 еллыгын да уздырды. Бу һәйкәл – татар дөньясында татар ханының бердәнбер һәйкәле. Ә без Казанда булдыра алмыйбыз. Француз галиме әйткәнчә, әгәр һәйкәлләребез булмаса, Татарстан суверенлыгының мәгънәсе юк-, диде Роберт Миңнуллин.

Шулай да Роберт Миңнуллин Олуг Мөхәммәд һәйкәлен Вахитов һәйкәле урынына түгел, башка җиргә куярга чакырды. Бер татарны алып, икенчесен кую матур түгел, ди. Әмма шуны әйтергә кирәк, Олуг Мөхәммәд һәйкәленә сәяси, иҗтимагый яктан иң яхшы урын – Ирек мәйданы.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе