
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины шәех Хуҗа Әбде Наҗи Әлдимне эзләү буенча даими эшчәнлек алып бара.
Республикабыз мөселманнары югалган дин әһелләрен эзләүдә берләште, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең имам Мөслим җиткергән бер хәдисендә әйтелгән: “Мөселманнар бер тән кебек, әгәр күзләре авыртса, бөтен тәне авырта. Әгәр башы авыртса, бөтен тәне авырта”.
ТР МДН тарафыннан Сөләйман хәзрәтнең гаиләсенә финанс ярдәме күрсәтелде, шулай ук мөселман яшьләреннән һәм дини уку йортлары шәкертләреннән торган волонтерлар төркеме оештырылды. Алар Мордовиядә, Ульянда, Татарстанда хәзрәтне эзләү эшләрендә катнаштылар. Хәзрәт югалу турында хәбәр таралуга Буа мөхтәсибәте тарафыннан җирлектә эзләүләр һәм бу эштә катнашучыларга ярдәм итү башкарылды. Шулай ук ТР МДН сайтларында һәм социаль челтәрдә дин әһелләре югалу турында мәгълүматлар таратылды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарын, дин әһелләрен Аллаһы Тәгаләдән хәзрәтнең туганнары, якыннары янына исән-имин кайтуын сорап догалар кылырга чакырды.
ТР МДН инициативасы белән Казанның Мәрҗани мәчетендә штаб оештырылды. Штаб тәүлек дәвамында мәгълүматларны туплый, шулай ук эзләү эшләре өчен матди ярдәм җыя.
Нәзарәт сайтыннан