
22 июньдә “Казан Арена” стадионында IV республикакүләм ифтар мәҗлесе булып узачак. Бирегә ун меңләп мөселман җыелыр, дип көтелә.
Мәгълүм булганча, үткән елны ифтар мәҗлесендә биш меңгә якын кеше катнашты. Бирегә Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар чакырылган иде.
Ошбу чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырылды.
Быел күмәк намаз “Казан-Арена” стадионы газонында укылачак. Мөфти әйтүенчә, махсус капланган япма газонны зыяннан саклаячак. Камил хәзрәт билгеләп узганча, күмәк намаз уку стадион җитәкчелеге белән килештерелгән. Моның хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат чарасында хәбәр итте.