Разил Вәлиев: «Татар теленең киләчәге сезнең кулларда!»

Бүген, ягъни 10 декабрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Мөслимә” Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы төзелүгә 20 ел тулган көн билгеләнеп үтелде.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 10

Бүген, ягъни 10 декабрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Мөслимә” Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы төзелүгә 20 ел тулган көн билгеләнеп үтелде.

Әлеге җыен Казандагы “Сөләйман” мәчете имам-хатибы Дамир хәзрәт Коръән укып, дога кылганнан соң башланды. Әлеге җыенда Президент аппаратыннан Илдар Сәлахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, татар халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ярдәм” мәчетендәге Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, галимә Резеда Сафиуллина һәм, әлбәттә, “Мөслимә” оешмасы рәйсәсе Әлмира апа Әдиатуллина катнашты.

Бу җыенны алып баручы Роза ханым Мортазина башта Президент аппараты хезмәткәре Илдар Сәлаховка сүз бирде. Ул исә Татарстан Президентының, аның аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламнәрен ирештерде.

Аннары Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка сүз бирелде. Җәлил хәзрәт: “Әгәр бу оешманың 20 еллыгы билгеләнеп үтә икән, монда Әлмира апаның хезмәте чиксез. Әлмира апа үзе дә тынгылык белми, башкаларга да тынгылык бирми”,-дип әйтеп үтте. Әйе, бу сүзләрдә чынлап та хаклык бар. Паспортка кую өчен фотосурәткә төшкәндә, мөселман хатын-кызлары яулыктан булырга тиеш, дип бу мәсьәләне нәкъ менә Әлмира апа беренчеләрдән булып күтәреп чыкты һәм аны уңышлы тәмамлауга иреште. Моның өчен аңа хәтта Мәскәүгә барып, мәхкәмә утырышларында катнашырга туры килсә дә. Аннары Казандагы Кремль янында, дөресрәге, “Кол Шәриф” мәчете каршында сыраханәне алдырырга кирәк, дип җан атып йөрүче дә шул ук Әлмира апа Әдиатуллина булды. Һәм ул барыбер үзенекенә иреште, ягъни тәки «Раки» сыраханәсен алдырып, шул урынга яшел үлән чәчтерде.

Аннары Җәлил хәзрәт залдагы хатын-кызларга: “Менә сезгә ни өчен гүзәл затлар дияләр?”-дип сорау бирде. Залда бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары ул үзенең соравына үзе үк җавабын да бирде: “Чөнки сез гүзәл затларны – балаларны тудыручылар. Коръәндә: “Һәр бала үз ризыгы белән туа”,-диелгән. Ана булу ул теләсә нинди эшкә караганда да абруйлырак булырга тиеш. Без баланы гаиләдә татарча сөйләшеп, татар кешесе итеп тәрбияләргә тиешбез. Әллә кайларга акча табабыз, ә менә бала табарга һәм аны тәрбияләргә акча тапмыйбыз. Бүгенге көндә мин боларны курыкмыйча әйтә алам, чөнки ике улым да авылда яши, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. 4 буын булып, бергә яшибез. Кайбер сүзләрем кискенрәк чыкса, гафу итегез. “Милләт аналары” дигән сүзгә лаек булырга кирәк. Балалар булмаса, аналар да булмый бит”,-диде ачынып Җәлил хәзрәт.

Аннары “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды вице-президенты Илдар Хисаметдинов Мәдинә Әбделганиевага (“Югары Чагадай мирасы” китабы авторы), күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакыйга (ул бүгенге җыенда катнаша алмады), Әлмира Әдиатуллинага рәхмәт хатларын тапшырды.
“Мин гомерем буена укытучы булып эшләдем. Иң зур таянычым Аллаһы Тәгалә булды. “Югары чагадай мирасы” - әтиемнең язып калдырган васыяте, гаилә шәҗәрәсе ул. Җәлил җәзрәт дөрес әйтте: балалар булмаса, ана да юк дигән сүз. Бөек шәхесләр тәрбияләү өчен балаларга игътибар итәргә кирәк”,-диде Мәдинә ханым.

-Милли мәдәният үзәгендә аклык каян килгән дисәм, ул сездән икән, ак яулыклы гүзәл затлар,-дип башлады сүзен Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев. Аннары ул сүзен болай дәвам итте: - Беренче корбан кем булды? Ул – Сөембикә-ханбикә. Бубыйлар шулай ук үзләрен корбан итте. Сез – гаиләнең дә, дәүләтнең дә тоткасы. Хатын-кыз иманлы булганда, милләт юкка чыкмас, Аллаһы боерса. Дөрес, тормышыбыз көннән-көн авырая бара. Күп кенә милли мәктәпләребез ябылды. Без “Ана теле” дибез. Моннан берничә ел элек авылыбыздагы мәктәптә 27 бала укый иде. Бүгенге көндә анда нибары 7 бала бар. Балалар саны 4 мәртәбәгә кимегән. Әле ул мәктәпләр дә русча укытуга күчә. Бабаларыбыз: “Үзенең милли мәгариф системасы булмаган милләтнең киләчәге юк”,-дигәннәр. Безнең татарда “Тел ачкычы” дигән гыйбарә бар. Мин татар балаларына мөрәҗәгать белән чыктым. “Балалар, әниегез никадәрле кадерле булган кебек, телебез дә кадерле булырга тиеш. Бу – үткән буыннарның изге әманәте. Татар теленең киләчәге – сезнең кулларда”,-дигән юллар бар анда. Бервакыт чит илдән Татарстан Дәүләт Советына бер кунак килеп: “Ни өчен сездә ирләр генә җитәкчелек итә, ә хатын-кызлар Дәүләт советында бик аз?”-дигән сорау бирде. Мин аңа: “Әйе, бездә дәүләт белән ирләр җитәкчелек итә, ә ирләр белән хатын-кызлар идарә итә”,-дигән идем.

Разил Вәлиев аннары Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган рәхмәт хатларын тапшырды, үзе язган “Дисбе” исемле шигырен укыды.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев бу оешманың рәисе Ринат Закировның Арча, Әтнә районнарына сәфәргә чыгуы, шулай да аның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасына хәерһаклы булуы хакында әйтте. Марс әфәнде җыенга шулай ук буш килмәгән иде. Ул күп кенә гүзәл затларга рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулвакыт минем янда утырган шагыйрь Хәмид Вәлиди түзмәде: “Их, Рәхмәт хаты да Рәхмәт хаты! Монда олуг мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк иде бит. Фәүзия Бәйрәмова җитми монда, җәмәгать!»-дип башын селкеп куйды.

Аның каравы, “Ярдәм” мәчетендәге Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың чыгышында шактый бар иде андый фикерләр. Анда Арча, Әлмәт кебек шәһәрләрдәге җинаятьчел балаларны мәчетләргә җыеп, тәрбияви чаралар үткәрергә, Әгерҗедә Мөхлисә Бубый укуларын уздырырга, мәчетләрдә мөселман хатын-кызлары клубларын оештырырга һәм башка тәкъдимнәр бар иде.

Әлеге җыенда сүз алып сөйләүчеләр күп булды. Биредә соңгы сүзне “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллина әйтте. Аның фикеренчә, татар мөселман хатын-кызларының үтәгән эшләре күп, ә башкарасылары тагын да күбрәк. Алар арасында гаиләләрдә васыятьнамә дигән сүзне гамәл белән ныгыту, Мөхлисә Бубый фондын булдыру, балалар мәдрәсәсен, академиясен ачу, зәңгәр экраннардан шәрәлекне алып ташлау, экологиягә – тирә-юньне саклауга бар игътибарны юнәлтү, тәмәке тартуның һаваны пычратуын игътибарга алу, Кырлайда Габдулла Тукай мәчетен булдыру кебекләр бар иде. Димәк, боларны эшләмичә торып, әле тагын берәүгә дә тынгылык булмаячак дигән сүз.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе