Равил хәзрәт Гайнетдин: “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге – дәүләтнең партнеры”

Казанга эшлекле сәфәре кысаларында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе әлеге үзәк эшчәнлеге белән танышты

БӘЙЛЕ
2016 Фев 23
Билгеле булганча,Казанга эшлекле сәфәр белән килгән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин башкаладагы “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә булып (Казан ш., Серов ур., 4а), аның эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөрде. Искәртеп үтик: югарыда күрсәтелгән үзәктә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле, физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнә. Аерым алганда, бүген Равил хәзрәт Гайнетдин үзәкнең уку классларын, китапханәсен, чит төбәкләрдән килгәннәр өчен тулай торагын карады, үзәктә белем алучылар, шулай ук курсларга килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашты. Искәртеп үтик: 15-29 февраль көннәрендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, яшәүче балалар церебраль параличы (ДЦП) белән интегүчеләр һәм коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен курслар уздырыла. Барлыгы 2 атнага исәпләнгән “Бер-беребезгә булышыйк” курсларында 18 яшьтән 45 яшькәчә инвалидлар белем эсти, тернәкләнү уза. Аларның кайсы милләттән икәне һәм кайсы дин тарафдары булуы әһәмиятле түгел. Инвалидлар өчен төрле мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Әлеге проект кураторы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Равил хәзрәт Гайнетдингә бу курслар турында мәгълүмат ирештерде һәм үзенең шигырь китапларын бүләк итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Бер-беребезгә булышыйк” курслары төгәлләнүгә, үзәктә күрмәүчеләр өчен курслар башлана. Бүгенге экскурсия кысаларында “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге мөгаллиме, күрмәүче Фәнис хәзрәт Миңгәрәев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләр өчен каралган компьютер системаларында, шул исәптән Брайль дисплее ярдәмендә, эшләп күрсәтте. Экскурсия тәмамлануга, җәмәгать гыйбадәт кылу залына икенде намазына җыелды. Намаздан соң Равил хәзрәт Гайнетдин барлык катнашучыларны сәламләде. Әлеге үзәк турында ишетеп белүе һәм, мөфти буларак, аның эшчәнлеге белән күптәннән танышырга теләвен билгеләп, бүген биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗлар өчен барлык шартлар булдырылуына игътибарны юнәлтте. “Бу – бина гына түгел, йорт та, игелек, яктылык һәм җылылык чыганагы да. Әмма, әлбәттә, бу гына аз, чөнки бинаны тоту, җиһазландыру, кешеләрне эшләтү, биредә тәрбияләнүчеләргә якты, җылы, уңайлы булсын өчен, акча кирәк”, – дип билгеләп үтте РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Бу уңайдан ул үзәк эшчәнлеген хуплау һәм аңа матди ярдәм күрсәтү заруриятен ассызыклап, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бу эшкә үз өлешен кертүчеләргә, аерым алганда, ТР Президенты, Премьер-министры, Казан мэры һәм район башлыкларына, эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. “Без дә бу үзәккә рухи яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтәчәкбез”, – дип өстәде. Чыгышы ахырында Равил хәзрәт Гайнетдин “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Россия Мөфтиләр шурасы медале белән бүләкләде. Шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә укыту һәм фәнни әдәбият әсбаплары алуга сертификат, әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Равил Гайнетдин соңрак журналистлар белән әңгәмәсе барышында билгеләп үткәнчә, бүген дәүләттә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешмалар эшләп килә. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең үзенчәлеге шунда ки: ул, иң беренче чиратта, мөселманнарга юнәлтелгән. Биредә аларга Коръәнне укырга, компьютерда эшләргә өйрәнүгә, бер-берләре белән аралашуга, кул эшләре белән шөгыльләнүгә һәм иң мөһиме – дәвалануга мөмкинлекләр булдырылган. Шул ук вакытта үзәк милләтенә, диненә карамастан, барлык мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырыша, дип аның наркотиклар, алкоголь бәйлелегеннән интегүчеләрне бу афәтләрдән аерып, якты тормыш юлына бастыруга өлеш кертүенә аерым игътибарны юнәлтте. Россиядә дин дәүләттән аерылган булса да, дәүләт җәмгыятьтән аерылмаган. “Ярдәм” кебек, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрне физик һәм рухи тернәкләндерү белән шөгыльләнгән үзәкләр дәүләткә социаль программаны үтәүдә ярдәм итә икән, дәүләт тә аларга бюджетыннан үзенең ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип саный Россия Мөфтиләр шурасы рәисе. Бу уңайдан ул “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге – дәүләтнең парнеры, дип билгеләп үтте. “Татар-информ”

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе