Рамил Юныс: “Мине Кол Шәрифтән алу өчен Кремль белән килешү төзеделәр”

Татарстан Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музее-тыюлыгы, “Казан Кремле” фонды арасында килешүгә кул кую артында ни ята?

БӘЙЛЕ
2012 Апр 03
Татарстан Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музее-тыюлыгы, “Казан Кремле” фонды арасында килешүгә кул кую артында ни ята?

Килешү нигезендә мәчетнең бөтен дини эшләре мөфтият карамагына тапшырылды.

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс әлеге килешү аны мәчетттән алу өчен имзаланды дип саный. – Килешүгә кул куюны бер елга кадәр сузып килдек. Чөнки аның рәсми якларын җайлыйсы бар иде. Шулай да мөфтият җаен табып, килешүгә кул куюга иреште. Моның максаты бер – мөфтияткә ошамаган имамнарны, галимнәрне эштән алу. Төгәлрәк әйткәндә, бу килешү мине мәчеттә эшләтмәү өчен ясалды -, диде Рамил Юныс.

Имам Рамил Юныс мәчеттән китү турында боерык чыкканчы, соңгы секундка кадәр халыкка, бигрәк тә яшьләргә вәгазьләр сөйләргә планлаштыра. Мәчет өчен сугышып ятарга җыенмый. Рамил Юныс сүзләренчә, бу эшләр афәтнең башы гына, реформалар әле моның белән генә бетмәскә ошый. Диния нәзарәтенең матбугат һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин исә килешү бары юридик мәсьәләләрне хәл итү өчен төзелде дип белдерде.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе