
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы террорчылык актына бәйле рәвештә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Анда мондый юллар бар:
«Хөрмәтле галиҗәнаб!
Татарстан халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Әнкарадагы фаҗигагә бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашам. Гаять рәхимсез террорчылык акты аркасында күпләгән кеше һәлак булды, бу – ил өчен бик зур югалту, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары өчен бетмәс-төкәнмәс хәсрәт. Төркия халкы белән бергә кайгырабыз, каза килгәннәрнең барысының да хәсрәтләрен уртаклашуыбызны җиткерүегезне үтенәбез», - дип китерә Татарстан Президенты телеграммасын ТР Президенты матбугат хезмәте.