1924 елда Арча районының Күпербаш авылында 12 балалы ишле гаиләдә дөньяга килгән Рәшидә апаның үз язмышы да шактый гыйбрәтле. Аның әтисен "кулак” дип төрмәгә ябалар, 12 балага берни калдырмыйча төяп алып чыгып китәләр. Ашарга ризыклары, өскә кияргә киемнәре булмый, алар авырлыкларны бик күп кичерә. Урман кисеп, окоп казып йөриләр. Колхозда ул берьюлы 6-7 вазифа башкара. Шулай булса да, теле Аллаһка зекер әйтүдән туктамый, хәрәм ашамый.
“Мин бүген бик бәхетле әни. Миннән дә бәхетле кеше бармы икән бу фани дөньяда?! Әле һаман да укытам. Укыта башлавыма 40 ел, әлхәмдүлилләһ, быел да өч группа укытам әле. Киявем кая барасым булса да алып бара. Тегесе килеп хәлне белә, монысы килеп күчтәнәч алып керә, менә нинди бәхетле кеше мин. Олы кызым-киявем белән яшим. Олы кызымны Ташкент шәһәренә намазлы егеткә биреп җибәргән идем, аннары Казанга кайттылар. Барысы да иманлы, намазлы, уразалы, исемнәре матур, тормышлары яхшы”,-дип сөйләде Рәшидә абыстай.
“Инде бу килүем бәлки соңгысы булыр, яшем дә шактый бит инде”,-дип берара моңсу уйларга бирелеп алды Рәшидә абыстай. Аннары ул: “Мәликә ханым сезләрне бирегә чакырып, Аллаһ юлына кертеп җибәрде. Раббыбыз аңа саулыгын-сәламәтлеген бирсен”,-дип Мәликә ханым Гыйльметдинованың аркасыннан какты.
Чечнядан килгән 5 гүзәл затның берсе Рәшидә абыстайга: “Безгә русча сөйләгез әле”,-дип мөрәҗәгать иткәч, элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның әнисе русча белмәве турында әйтте. Әйе, Рәшидә абыстай ул – татар халкының асыл заты. Үзенең 6 баласына һәм 100дән артык оныгына да Рәшидә абыстай тиешле дәрәҗәдә дини вә милли тәрбия бирде. Аңа Аллаһының рәхмәтләре булса иде!
“Сез бу мәчеткә килеп укый алуыгыз белән бик бәхетле кешеләр. Укыгыз. Өйрәнегез, иманыгызны ныгытыз! Өйләрегезгә кайткач, башкаларга да динебезне өйрәтегез. Сез сукыр кешеләр түгел хәзер. Сезнең күңел күзләрегез ачылды. Гомумән, мин сезне сукыр дип тә атамас идем. Намаз укымаучылар, динебез кушканча яшәмәүчеләр – менә кемнәр сукыр бездә”,-диде саубуллашканда Рәшидә абыстай һәм күзләре күрмәүчеләргә үзе белән алып килгән китапларны, газеталарны таратты.
Хатыйп ГӘРӘЙ