Рәхилә Мәүлетова: “Конкурсның дөрес үткәрелмәвенә күңелдә төер калды”

Рәхилә Мәүлетова Казандагы “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы...

БӘЙЛЕ
2014 Май 27

Рәхилә Мәүлетова Казандагы “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан әле беренче тапкыр гына белем алырга килде. Иске Кулаткыда ул 40 елга якын аш-су остасы булып эшләгән. Шуларның 25 елын - бер кафеда, ә 14ен мәктәптә балалар ашатып үткәргән.

Иренең йөрәк өянәгеннән вафат булуына инде 9 ел вакыт узган. “Ирем бик әйбәт кеше иде. Аның белән икәү генә яшәдек. Балаларның үз фатирлары бар. Ирем үлгәч, аны сагынып бик еладым. Глаукома бар иде миндә. Пенсиягә дә чыктым, сукырайдым да. Ирем генә алып китте күзләремне”,-ди уенын-чынын бергә кушып, Рәхилә ханым.

Сигезенче бала булып дөньяга килгән ул Фатыйма һәм Исхак Мәүлетдиновлар гаиләсендә. Инде барлык туганнары да вафат булган. Алар барысы да күзле булганнар. Соңгы ике елда шикәр авыруы да борчый башлаган аны. Күзләренең күрмәвенә алты ел тулган инде.

Башта бик кыен булган Рәхилә ханымга. Хәзер инде ияләшкән сукыр калуына. Ашарына да үзе пешерә икән. “Пилмәнен дә, бәлешен дә, ашларны да үзем пешерәм”,-ди ул, елмаеп. Әле аның йортында тавыклары да бар икән. Рәхилә ханым аларга ашарга әзерләп куя да, көн саен хәлен белергә килгән олы улы аларны ашата икән.

Ульянда күзләренә берничә тапкыр операция ясаткан ул. Әмма моннан бернинди файда да чыкмаган.

Быел Рәхилә ханымга Казанда күрмәүчеләрне укытулары турында хәбәр иткәннәр. Барып карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән ул. Һәм менә ул бүгенге көндә биредә укый башлавына куанып бетә алмый.

“Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова да,мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов та бик әйбәтләр. Намаз укырга Роза ханым Мортазина өйрәтте. Суфия ханым Воробьева йорт эшләре буенча дәресләр бирде. Рафаэль Мифтахов физзарядка ясарга йөртә. Рамил хәзрәт Ибраһимов фикһ дәресләрен укыта. Идрис Хәертдинов белән Мөхәммәтәмин Закиров шулай ук безгә дәресләр бирә. Көнаралаш безне экскурсиягә йөртәләр. Төрле музейларга, театрларга алып баралар. Бик рәхмәт үзләренә. Чакырсалар, тагын киләм әле”,-диде Рәхилә ханым.

Тик Казанда Хәләл ярминкә вакытында токмач кисү буенча үткәрелгән бәйгедә җиңә алмавы гына күңелендә калган Рәхилә ханымның. “Янымдагы кешеләр минем токмачларым ваграк та иде, матуррак та иде диделәр. Әмма күзле кешегә беренче урынны бирделәр, мин икенче урын белән генә канәгатьләндем. Югыйсә, бары мин генә идем күрмәүчеләрдән. Конкурс дөрес үткәрелмәде, дип исәплим. Күңелдә бер төер калды бу конкурстан”,-диде Рәхилә ханым.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе