Рафис Борһанов, җыенда катнашучыларны сәламләп, аларны форум узган көннәрдә генә түгел, ел әйләсендә бергәләп эшләргә, бер елдан соң нәтиҗәләр чыгарырга чакырды.
Илдар Гыйльметдинов исә: "Бүген башланган җыен сезнең өчен дә, безнең өчен дә әһәмиятле”, - дип, биредә мөселман яшьләренең бер-берсе белән аралашудан туган фикерләрне урыннарда җиткерүләрен сорады. "Безнең төп бурычыбыз – әхлаклы яшьләрне тәрбияләү. Әлеге эштә төп ярдәмчебез – дин. Дәүләт тә шушы юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлый”, - дип, ул форумның ял итү чарасы гына түгеллеген ассызыклап үтте.
Билгеле булганча, әлеге форум ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, "Идел” яшьләр үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырыла.
Бүген Илдус хәзрәт Фәизов, фестивальне дәүләт дәрәҗәсендә оештыручыларга рәхмәт белдереп, яшьләргә Мөхәммәд Пәйгамбәр сүзләре белән: "Йөрегез, аралашыгыз, сәламәт булырсыз”, - дип мөрәҗәгать итте. Ул фикер алышуларның билгеле бер проектларга алып килү мөмкинлекләре барлыгын да белдерде.
Әлеге фестивальнең максаты – өммәт эчендәге проблемаларны хәл итү өчен Россия Федерациясендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыру, күптөрле проектларны тормышка ашыру, мөһим мәсьәләләрне чишү максатыннан, үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу. Узган елдагы фестивальдә мөселман яшьләренең төбәкара берләшмәсен оештыру моның ачык мисалы булып тора. Шулай ук бу фестиваль төбәкләрдәге лидерларны ачыкларга ярдәм итә. Алар урыннардагы үз оешмаларын оештырып җибәрә, фестивальгә охшаш чаралар үткәрә.
Билгеле булганча, мондый фестивальне уздыру фикере Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән. Мөселман яшьләре фестивале беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре белән берлектә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән үткәрелгән. 2008 елдан алып мөстәкыйль оештырыла башлаган фестиваль берничә ел дәвамында Болгар шәһәрендә үткәрелде. Быел аны үткәрү урыны итеп Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан "Идел” яшьләр үзәге билгеләнгән.
Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Җитмеш кешедән башланган чара быел 150ләп мөселманны җыяр дип көтелә. Быел җыенга килергә теләп Иркутск, Кемерово, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле, Мордовия, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Пермь крае, Татарстан районнары мөселманнары гариза биргән.
Әлеге мөселман яшьләре диспутларда, Россиянең яшь мөселманнарын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәргән "түгәрәк өстәл” утырышларында, лекцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә һәм Ислам буенча дәресләрдә катнаша алачак. Шулай ук дин әһелләре белән очрашулар, экскурсияләр, фестивальнең көндәлек газетасын чыгару, хәләр ризык, биш тапкыр намаз уку, мөселман фильмнарын күрсәтү каралган.
Быелгы чараларда Россиянең берничә төбәге мөфтиләре, аерым алганда, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир Крганов, Пенза өлкәсе мөфтие урынбасары Хәмзә Еникиев, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар Сафиуллин, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев белән очрашулар көтелә. Шулай ук фестиваль чараларында Татарстанның дин әһелләре, галимнәр белән төрле темаларга очрашулар оештырылачак. Болар барысы да мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үзара фикер алышырга, уртак проблемаларны хәл итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: "Татар-информ"