Президентның хатыны белән аерылышуы турындагы гариза Мәскәү ЗАГСында әле кабул ителмәгән

Россия Президенты Владимир Путин үзенең хәләл җефете белән 30 елга якын гомер кичерде.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 08
Россия Президенты Владимир Путин үзенең хәләл җефете белән 30 елга якын гомер кичерде. Тик шушы көннәрдә генә аларның аерылышуы турында хәбәрләр билгеле булды.

"Интерфакс” агентлыгына аңлатуларынча, алар Мәскәүдә дә, шулай ук Петербургтагы ЗАГСта да аерылышырга мөмкиннәр. Тик Мәскәү ЗАГСына Владимир белән Людмила Путиннардан әлегә бернинди дә гариза кабул ителмәгән.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның әйтүенчә, аерылышу акты төзелмәгән әле һәм бу мөһим дә түгел. Инде карар кабул ителгән һәм бу хакта бөтен илгә хәбәр ителгән. Шунысы кызык: бу хәбәр махсус әзерләнмәгән. Хатын-кыз журналист Президентның гаилә хәле турында сорау биргәч, ягъни аларның бергә яшәмәүләре турында сүзләр йөрүен әйтеп узгач, Владимир Путин ул сүзләрнең чын булуын раслап бәян кылды. Кайбер сәясәтчеләр Президентның хәләл җефете белән аерылышуы аның рейтингына тәэсир итмәс, дип саный. Июль ае ахырында Путиннарның бергәләп яши башлавына 30 ел тулган булыр иде.

Путиннарның аерылышулары хакында күптән төрле сүзләр йөри иде. Эсмеральдо балетына кадәр Путиннарны узган елның май аенда – Президентның инаугурациясе вакытында бергә күргәннәр иде. Бу сүзләр пасха вакытында, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевтан аермалы буларак, Президентның хатыныннан башка йөрүе нәтиҗәсендә тагын да көчәйгән иде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе