ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗГӘ БАГЫШЛАП УЗДЫРЫЛГАН КОНКУРСТА ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ КИТАПЛАР БҮЛӘК ИТЕЛДЕ

Мәүлид бәйрәме уңаеннан, “Дин вә мәгыйшәт”нең ноябрь санында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсы...

БӘЙЛЕ
2015 Фев 16

Мәүлид бәйрәме уңаеннан, “Дин вә мәгыйшәт”нең ноябрь санында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсы, ә “Умма” газетасында викторина игълан иткән идек. Ике ай дәвамында укучыларыбыздан викторина сорауларына уңай җаваплар алдык. Безне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы белән кызыксынучылар арасында мәктәп яшендәге балаларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә булуы бик сөендерде.

Ә шигырь конкурсына йомгак ясау – бер кочак шигырь арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады. Шулай да жюри Казаннан Рифат Сәлахов, Чүпрәледән Сания Шәрәпова һәм Әгерҗедән Асия Корбангалиева, Казаннан Нурфия Халикова, Әгерҗе районы Кичкетаң авылыннан Рәмзия Җиһангәрәева, Яңа Чишмә районы Акбүре авылыннан Рамилә Вәлиуллина, Казаннан Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Яшел Үзән районы Бишнә авылыннаннән Сөмбелә Абдуллина, Кама Тамагы районы Балчыклы авылыннан Ләйсән Сәгъдиева, Казанның Вознесение бистәсеннән Камил Рамазановларның шигырьләрен югары бәяләде.

Бүген Диния нәзарәтендә аларның кайберләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында сөйләгәннән соң, шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Нурфия Халиковага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләрне тапшырды. Аларга иҗат уңышлары һәм киләчәктә дә мөфтият тарафыннан үткәреләчәк конкурсларда катнашырга чакырды.

Ә конкурста уңышлы шигырьләре белән катнашкан барлык шагыйрьләргә, шулай ук “Умма” газетасында үткәрелгән викторина сорауларына дөрес җаваплар җибәргән укучыларыбыз – Сания Гыйльманова, Айгөл Мөхәммәтҗанова, Мәүлетдин Галиев, Раилә Хәйруллина, Роза Миронова, Рәшидә Хөснуллина, Гөлкәй Мөхәммәтҗанова, Ильвина Миназовага котлауларыбызны җиткереп, бүләкләребезне юллыйбыз.

Мондый конкурсларны даими алып барырга уйлыйбыз, аның алдагысы “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетасында һәм dumrt.ru сайтында игълан итәрбез дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе