Пәйгамбәребез кайсы доганы еш укыган?

Бүген, ягъни 9 декабрьдә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә бер айлык курсларда белем алган күзләре күрмәүче ир затларының чираттагы чыгарылыш кичәсе булды.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 09
Бүген, ягъни 9 декабрьдә Казандагы "Сөләйман” мәчетендә бер айлык курсларда белем алган күзләре күрмәүче ир затларының чираттагы чыгарылыш кичәсе булды. Биредә 15 шәкерт, ике командага ("Шәкертләр” һәм "Ак таяк”) бүленеп, үзара көч сынашты.

 
Әлбәттә, ике командага бүленү шартлы рәвештә генә иде. Монда иң мөһиме – мәчеттә белем шәкертләрнең белеме тикшерелде. Мәчетнең икенче имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга килеп динебезне өйрәнгән шәкертләргә бихисап сораулар бирде ки, мин исә нибары бер ай вакыт эчендә күзләре күрмәүчеләрнең шулкадәрле күп белем алуына сокланып вә гаҗәпләнеп утырдым. Аеруча күзле кешеләр өчен зур гыйбрәт булды бу диясем килә. Тагын шундый бер фикерем бар: әгәр дә бу чыгарылыш кичәсенә Левченкодагы кешеләрне кертеп утыртсак, алар да монда исламдагы кыйммәтләр турында бихисап күп мәгълүмат алыр иде.


Башта шәкертләр азан әйтү буенча ярышты. Намазга чакыру догасын "Шәкертләр”нең капитаны Дамир Тляшевтан уздыручы булмады. Гомумән, Перьмнән килеп белем алган Дамир сүрәләрне дә шактый ук җиренә җиткереп укыды һәм үзенең юкка гына капитан итеп сайланмавын раслады. Аннары ул әлеге курсларда иң яше дә (32 яшь). Ә иң өлкәне – Фаил абый Сираҗетдинов. Аңа - 72 яшь.
Сорауларга килгәндә, алар кемгәдер бик гади, ә кемгәдер шактый катлаулы булып тоелгандыр. Менә аларның кайберләре: Коръән кайсы елны иңә башлады? Пәйгамбәребез ничәнче елда туган? 5 вакыт намаз ничә рәкәгатьне үз эченә ала? Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кем исемле? Сөт анасы кем исемле? Коръәндәге иң кыска һәм озын сүрәләр нинди? Изге китапта ничә сүрә һәм күпме аять бар? Тәһарәтсез килеш намаз укырга ярыймы? "Кунут” догасын кем укый ала? Мөхәммәд ничә яшьтә тома ятим калган? Аңа кайчан Пәйгамбәрлек иңгән? Пәйгамбәребез кайсы доганы еш укыган? (Җавап: "Раббәнә” догасын). Һәм башка бик күп сораулар бирелде. Аларга шактый тәфсилле дөрес җаваплар алынды.
Шәкертләр суган чистарту, суган турау, шар кабарту, банан ашау кебек бәйгеләр дә үткәрелде. Суганны Башкортстан вәкиле Әмир Мөхәммәтҗановтан (рәсемдә - уртада)да тиз һәм оста чистартучы булмады. Әмма күзләре күрмәүчеләргә бу бәйгедә баллар куелмады һәм урыннар билгеләнмәде. Кем әйтмешли, биредә дуслык һәм динебез ислам җиңде. Коръәннең бер хәрефен укыган өчен генә дә 10 савап язылганын исәпкә алсак, бу шәкертләр үзләренә бихисап күп савап эшләде.


Соңыннан берничә кеше "Сөләйман” мәчете хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп чыгыш ясады. Чистайдан Казанган килеп белем алган Әнвәр Вәлиевнең моңа кадәр бер тапкыр да мәчеткә кергәне булмаган. "Аллаһының рәхмәтләре булсын Илдар хәзрәткә, шулай ук Ибраһим хәзрәткә, Мәликә һәм Ләйлә ханымга. Барча хезмәткәрләргә дә олуг рәхмәтемне белдерәм. Безгә биредә көне-төне укуы җиңел булмады. Хәзер мин ничек намаз укырга һәм дога кылырга кирәк икәнлеген беләм”,-диде Әнвәр Вәлиев.
Шәкертләрнең һәммәсенә дә кыйммәтле бүләкләр – электрон Коръән һәм догалар язылган дисклар бүләк ителде.

 
Чыгарылыш кичәсендә кайчандыр "Сөләйман” мәчетендә белем алган, бүгенге көндә Казан Ислам көллиятендә укуын дәвам итүче чечен кешесе Даут Юсупхаҗиев тә катнашты. Ул: "Мин "Сөләйман” мәчетенә һәрчак шатланып киләм. Намаз ул – җәннәткә ачкыч. Шушы изге юлга Аллаһ нәкъ сезне сайлап алган икән, хәзер шул ачкычны кулдан ычкындырмагыз. "Сөләйман” мәчете белән арагызны өзмәгез”,-дип үзе кебек үк күзләре күрмәүчеләргә үгет-нәсихәтләр бирде Даут әфәнде. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр Фәнис Мингәрәев, Мөхәммәтәмин Закиров, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова шулай ук биредә алган белемнәрен тирәнәйтергә киңәш бирделәр, башкаларга да ислам юлын өйрәтүнең мәслихәт икәнлеген аңлаттылар. Шәкертләр исә үзләренә Камал һәм Тинчурин театрларын карарга, Татарстан Дәүләт музеенда булырга мөмкинлек биргәннәре, "Рәйхан” кафесында сыйлаганнары өчен "Сөләйман” мәчете хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, шул ук көнне өйләренә таралыштылар.

 
"Сөләйман” мәчетендә чираттагы курслар гүзәл затлар өчен уздырылачак. Ул 15 гыйнварда башланыр дип көтелә.

 
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе