Ни өчен Нигерия хатын-кызларына хаҗ кылырга рөхсәт ителми?

Мәккәгә хаҗ кылырга дип килгән 1000гә якын Нигерия хатын-кызы Согуд Гарәбстаны аэропортында тоткарланган.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 29
Мәккәгә хаҗ кылырга дип килгән 1000гә якын Нигерия хатын-кызы Согуд Гарәбстаны аэропортында тоткарланган. Нигерия газеталары хәбәр иткәнчә, алар хаҗ шартлары таләп иткәнчә, ир туганнары, ирләре озатып йөрмәгәнгә күрә чик буенда тоткарланганнар.
Нигериянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе Әбүбәкер Шеху Буну мәгълүматына караганда, ике ил арасында шундый килешү бар: гадәттә хаҗ кылучы хатын-кызларны рәсми затларның озатып йөрү дә җитә иде. Шуңа күрә аларның һәммәсенә визалар бирелгән. Тик алар тоткарланганнар һәм Нигерия хатын-кызлары фикеренчә, начар шартларда көн күрәләр. Җирле түрәләр исә аларны илдән сөрү белән куркыта икән.
Аэропортта тоткарланган Нигерия хатын-кызларының яше 25тән 35кә кадәрне тәшкил итә. Ә яше 45тән узган гүзәл затларга мөстәкыйль рәвештә хаҗ кылу рөхсәт ителә. News.headline.kz хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстаны хакимнәре әлеге хатын-кызларның өйләренә кайтмыйча, Согудиядә яшәргә калуларыннан курка.
Согуд Гарәбстанында Нигерия хатын-кызларын тоткарлау Солтан Сокото Мөхәммәд Саадта ризасызлык барлыкка китерде. Ул мондый хәлне "Нигерияне һәм андагы миллионнарча мөселманнарны мыскыллау” дип бәяләгән. Аның билгеләп узуынча, Согуд Гарәбстаны элек беркайчан да Нигерия хатын-кызларын хаҗда озатып йөрү өчен ир туганнары кирәк булу таләбен куймаган.
"Дайли траст” газетасы язганча, яклар хәзерге вакытта бу мәсьәләне дипломатик ысул белән хәл кылу юлларын эзли.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе