Нәзарәттә Төркия хәйрия фонды вәкилләре булып китте

5 июньдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең İhlas Holding оешмасының «İhlas vakfi» хәйрия фонды делегациясен кабул итте.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 06

5 июньдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең İhlas Holding оешмасының «İhlas vakfi» хәйрия фонды делегациясен кабул итте. Ногман Айдоган җитәкчелегендә килгән Төркия вәкилләрен нәзарәтнең нәшрият эшчәнлеге һәм интернет проектлары кызыксындырды. Камил хәзрәт кунакларга "Хузур" нәшрият йорты хакында сөйләде, "Азан" радиосы һәм "Хузур ТВ" белән таныштырды.

Мөфти нәшрият эшчәнлеге татар халкының рухи мирасын торгызуга һәм хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен халыкка җиткерүгә корылган булуы хакында әйтте. Шулай ук ул татарларның исламга килүләре һәм бүгенге өммәтебезгә хас күренешләр турында сөйләде.

Төркиядән килгән кунаклар очрашу ахырында үзара хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр. Алар татар халкы мәдәнияте, башкаласы белән танышуларына бик шат.

İhlas Holding - Төркиянең эре медиахолдингы санала. Массакүләм мәгълүмат чаралары, маркетинг, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Әлеге оешма "Ихлас" бренды белән чыга торган продукцияне тарата торган дистрибьюторлык челтәрен булдырган дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе