
Анна Виктория Герман 1936 елның 14 февралендә Үзбәкстан ССРның Ургенч каласында дөньяга килә. 1946 елда аның әнисе Ирма Мартенс поляк Герман Бернерга кияүгә чыгып, алар Польшага китәләр.
1955-1961 елларда Анна Герман Болеслав Берут исемендәге университетның геология факультетында белем ала. 1960 елда ул беренче тапкыр “Каламбур” дигән студентлар театрында чыгыш ясый. Аннары Польша Мәдәният министрлыгында аттестация имтиханы тапшырып, эстрада эшендә катнашу хокукы ала.
Анна Герман 1964 елда “Танцующие Эврики» җырын башкарып, зур абруй казана. Киләсе елда ул Польшаның өченче җыр фестивалендә катнашып, җиңү яулый һәм Мәскәүдә чыгыш ясарга килә. Биредә ул үзенең беренче пластинкасын чыгара.
1967 елда җырчы коточкыч автомобиль һәлакәтенә юлыга. 1972 елда гына дәваланып, яңадан чыгышлар ясый башлый. Ул дөньяның күп илләрендә концерт куя, аның җырлары язылган дискалары һәм альбомнары меңнәрчә тиражлар белән чыга.
1972 елның 23 мартында Анна Герман Збигнев Тухольский дигән кешегә кияүгә чыга. 1975 елда аларның улы туа. 1980 елның башында җырчы үзендә яман шешнең булуы хакында белә. 1982 елның 26 августында Варшаваның хәрби госпиталендә Анна Герман вафат була.
Чыганак: “Татар-информ”