Минтимер Шәймиев Әлмира Әдиатуллинага рәхмәтен ирештерде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиатуллинага Татарстанда ислам...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 03

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиатуллинага Татарстанда ислам динен үстерү, яшь буынның иманын ныгыту, динебезгә лаек мөслимәләр тәрбияләү максатында кылынучы күпьеллык фидакарь гамәлләре өчен олы рәхмәтен юллады.

Мөслимәләр лидеры Минтимер Шәймиевкә Шәһри Болгар шәһәрен күтәргәне өчен рәхмәтен юллаган иде. Бу хат шуңа җавап итеп язылган.

Әлмира Әдиатулина 1995 елда Татарстанда мөселман хатын-кызлары берлеген оештыра. 2006 елда берлек "Мөслимә" оешмасы итеп үзгәртелә. 2014 елның 12 мартында узган корылтайда "Мөслимә" оешмасына Россия статусы бирелә.

Әлмира Әдиатуллина 1997 елдан бирле "Мөслимә" газетын чыгара, 1997 елдан бирле Россия күләмендә балалар арасында "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесен үткәрә.

"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе