Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиевне “Коткаручы” Барстан баш тартырга чакыралар

Саратов мөселманнары Диния нәзарәте президиумы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Яңарыш” фонды рәисе Минтимер Шәймиевне Болгар шәһәрендә Барс сынын урнаштырудан тукталып калырга чакыра.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 17
Саратов мөселманнары Диния нәзарәте президиумы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Яңарыш” фонды рәисе Минтимер Шәймиевне Болгар шәһәрендә Барс сынын урнаштырудан тукталып калырга чакыра. Ислам дине кабул ителгән урында мәҗүси сын куелса, саратовлар Болгарга бармаячак.

Саратов өлкәсенең Ершов шәһәрендә мәчет төзү һәм Болгарда сын куйдыру турында җыелыш узган. Саратов мөселманнары Шәһри Болгарга “Саклаучы” Барс сыны куйдыруга кискен каршы чыга. “Бу очракта Болгарга бару мөселман өчен куркыныч тудыра. Сын куелса, мөселманнарны Болгарга йөрүдән туктарга чакырачакбыз”, диелә мөфтият мөрәҗәгатендә.

“Мәҗүси билгеләре булган Барсны Болгарга урнаштыру фикере Татарстан мөселманнарын гына түгел, бөтен Россия мөселманнарын борчуга салды, негатив тудырды. Россия мөселманнары өчен Болгар – 1090 ел элек дәүләт дәрәҗәсендә Ислам дине кабул ителгән урын. Шуңа бу урынны сыннар куеп пычратырга ярамый”, дип әйтелгән Татарстан җитәкчелегенә юлланган хатта.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе