
Кичә ТҖ МДНдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Эшкуар мөселманнар ассоциациясенең коммерцияле булмаган партнерлыгын гамәлгә куючыларның җыелышы үткәрелде. Җыелышта оешманың яңа президенты билгеләнде. Бу вазыйфаны хәзер Марат Кабаев башкара.
Татарстан мөфтие яңа җитәкчегә ислам бизнесы һәм финансларын үстерү һәм Россия мөселман эшкуарларын берләштерү һәм аларга чит илләрдәге дин кардәшләре белән элемтәләр кору буенча яңа максатлар куелды. Мөфти мөселман эшкуарлар ассоциациясе зур хәйрия проектларын, шул исәптән Рамазан аенда республика ифтарын оештырыр дигән теләген-өмөтен белдерде.
Шулай ук җыелышта оешманың эш планы һәм составына бәйле сораулар тикшерелде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.