Турнирда барлыгы 9 команда катнашты. Кабан арты, Әниләр, Мәрҗани, Ризван, Әл-Ихлас һәм башка мәчетләр катнашты. Чара Үзәк стадионның футбол-атлетик манежында үтте. Махсус медальләр һәм «Көчле иманлы» исемле Кубок. Турнирны оештыручы «Зәкәт» фонды рәисе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин сүзләренчә, яшьләр бер-берсе белән футбол уйнап, дуслыкларын көчәйтә. «Яшь буынны җәлеп итәрлек чаралар — безне җыя, берләштерә. Физик яктан көчле булу — ул әле иң элек Сөннәт тә», — ди Сәетҗәгъфәр хәзрәт.
Җыенны «Зәкәт» фонды белән «Кабан арты» мәчете оештырды.
Беренче урынны «Әниләр» мәчете яулады, икенче — «Кабан арты», өченчедә — «Мәрҗани» мәчете. Җиңүчеләр медальләр, дипломнар һәм «Зәкәт» фондының кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнде. Иң зур приз — «Көчле Иманлы» Кубогы, ул исә «Әниләр» мәчетенең мөнбәрен бизәп торачак.
Тимер Сәгыйтов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре